Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда "Шәле-Баулы" автомагистрале төзелеше бара
"Европа-Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридоры Татарстан аша уза.
(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Татарстанда "Шәле (М-7)–Баулы (М-5)" автомагистрале төзелеше проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Республикада "Европа - Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорын формалаштыру буенча эшчәнлек бара. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
- 2008 елның 22 сентябрендә Актүбәдә булган Россия һәм Казахстанның чик буе төбәкләре җитәкчеләре форумы кысаларында, Дмитрий Медведев һәм Нурсолтан Назарбаев Санкт-Петербург - Казан - Оренбург - Актүбә - Алма-Ата - КХР чиге маршруты буенча Европаны һәм Көнбатыш Кытайны тоташтыручы автомобиль юлларын үстерү һәм хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.
Хәзерге вакытта шәхси инвестор 145 км озынлыктагы "Алексеевск-Әлмәт" участогында төзү-монтаж эшләре алып бара. Әлеге участокның бөтен буеннан-буена җир катламын торгызу, инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору, ясалма корылмалар, күперләр, юл үткәргечләре төзелеше дәвам итә.
2018 елда капитал салу күләме 2,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта финанслауның еллык лимитыннан 40% үзләштерелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.
- 2011 елдан 40 км озынлыктагы "Шәле-Саескан Тавы" участогында автотранспортка хәрәкәт ачылды.
- 2016 елда Саескан Тавы авылы янындагы Кама елгасы аша 14 км озынлыктагы күпер төзелеше тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз