news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, ялгыз яши торган ир-ат һәлак булган

Янгынның мәйданы 96 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, ялгыз яши торган ир-ат һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Мамадыш районында, шәхси йортта янгын чыгып, ялгыз яшәүче ир-атның гомере өзелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген 04.44 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Түбән Ушмы авылының Ленин урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр 4.56 сәгатьтә янгынның тагын да таралуын туктаткан, 10 минуттан соң аны тулысынча сүндергәннәр.

Кисәүләрне аралаган вакытта 60 яшьлек хуҗаның мәете табылган. Ир-атның ялгыз яшәгәнлеге билгеле.

Янгынның мәйданы 96 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер аның сәбәбен ачыклыйлар.


news_right_1
news_right_2
news_bot