news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шәхси йортта ике бала ис газы белән агуланган

Табиблар караганнан соң балаларны өйләренә озатканнар, икесенең дә хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Абыйлы-сеңелле ике бала Әлмәттә шәхси йортларның берсендә ис газы белән агуланып хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, төнге сәгать унберенчедә, Мәрҗани урамындагы йортларның берсендә ике кешенең ис газы белән агулануы турында хәбәр килгән.

Зыян күргән 12 яшьлек малайны һәм 9 яшьлек кызны хастаханәгә илтәләр. Табиблар тикшергәннән соң, балаларның хәле канәгатьләнерлек дип тапкан һәм икесен дә өйләренә озаткан.

Бу хәлнең сәбәбен газ хезмәте белгечләре ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot