Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат һәлак булган
Фаҗига Кайбыч районының Чутай авылында килеп чыга.
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Кайбыч районы Чутай авылындагы шәхси йортта чыккан янгын турында хәбәр 112 эсктрен хезмәтләр чакыру бердәм номерына пәнҗешәмбе, 7 июнь көнне, 15:25 сәгатьтә килеп ирешә.
Ут камап алган бүрәнә йорт янында Чутай янгын сүндерүчеләр командасы һәм Иске Тәрбит авылындагы аерым пост хезмәткәрләрен күршеләр каршы ала. Алар янгын сүндерүчеләргә өй эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында әйтәләр.
Куе төтен һәм югары температура аркасында йортка керү мөмкин булмый. Ут өй белән янәшә торган кечкенә сарайга һәм мунчага да күчә.
Янгын сүндерүчеләргә утны тулысынча сүндерү өчен 30 минуттан артык вакыт кирәк була. Янгын урынындагы хәрабәләрне караганда янгын сүндерүчеләр йокы бүлмәсендә 33 яшьлек ирнең янган гәүдәсен таба.
Янгын нәтиҗәсендә 120 кв. метр мәйданлы агач йорт, шулай ук сарай һәм мунча тулысынча юкка чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз