Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда шәхси хуҗалыкларында сыер асраучыларга 3000, кәҗәгә 1000 сум акча бирелә
Әлеге финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу өчен күрсәтелә
(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Республиканың авыл халкы быел да савым сыерларын асрауга дәүләт ярдәме алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 13 августында бу хакта 1718-р номерлы тиешле күрсәтмә кабул итте. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Субсидияләр бер баш савым сыерына – 3000 сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум исәбеннән каралган.
Субсидиләр алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга шәһәр һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетларына субсидияләр бирү турында гариза тапшырырга кирәк. Гаризада почта адресы, сыерлар, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләре саны, субсидияне күчерү рәвешләре (банк счетына күчеререгә яисә түләү ведомосте буенча шәхсән кулга алырга – мөрәҗәгать итүченең теләге буенча) һәм 2016 елның 31 декабренә кадәр әлеге хайваннарның баш санын киметмәү буенча гарантияләр күрсәтелергә тиеш.
Әлеге финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттыру максатында күрсәтелә.
(Гөлшат Ганиева әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз