news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси хуҗалыклар тулай күләмнән 38 процент ит һәм сөт җитештерә

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр баш саны әкренләп арта, дип белдерәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда шәхси хуҗалыклар тулай күләмнән 38 процент ит һәм сөт җитештерә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр баш саны әкренләп арта. Бу хакта “Татар-информ” агентлыфгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Ноябрь башында Балык бистәсе, Мөслим һәм Нурлат районнарында зона семинарлары узачак. Анда авыл җирлекләре арасында терлек баш санын арттыру яки министрлыкта белдерүләренчә, авыл халкының шәхси хуҗалыкларында эш активлыгын арттыру буенча республика конкурсына нәтиҗә ясалачак. Нәтиҗәдә, иң яхшы 100 хуҗалыкны ачыкларга туры киләчәк. Аларның һәрберсенә50 мең күләмендә премия каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100