news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси хуҗалыклар сөт сату күләмен арттыра

Узган тәүлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар кабул итү пунктларына 350,1 тонна сөт тапшырган

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда шәхси хуҗалыклар сөт сату күләмен арттыра. Узган тәүлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар кабул итү пунктларына 350,1 тонна сөт тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Узган тәүлектә җитештерелгән сөтнең гомуми күләме 3376,5 тонна тәшкил иткән, аның 351,1 тоннасы шәхси хуҗалыкларга туры килә. Терлекчелек продукциясенең бу төрен сату күләме узган ел ноябрьдә дә якынча шулкадәр булган.
Сөт җитештерү буенча Буа районы терлекчеләре лидерлыкта, алар тапшыру пунктларына 29,5 тонна сөт тапшырган, Биектау - 24, Арча – 21,4. Чүпрәле районының шәхси ярдәмче хуҗалыклары 20 тонна сөт саткан, ә Чистай – 19, Мамадыш – 14,5, Балтач – 13,8.
Ә менә Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Мөслим, Әлмәт һәм ТРның кайбер районнарына сөт сату күләмен арттырырга кирәк, дип саныйлар министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100