news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда шәхси хуҗалыклар сөт җитештерүгә зур өлеш кертә
Узган тәүлектә алар 303 тонна сөт саткан
Скопировать ссылку
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда шәхси хуҗалыклар сөт җитештерүгә зур өлеш кертә. Узган тәүлектә алар 303 тонна сөт саткан. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Биектау районы шәхси ярдәмче хуҗалыклары кабул итү пунктларына – 24 тонна, Арча районы – 23,5, Чүпрәле районы – 20, Балтач районы – 15,8, Саба районы шәхси хуҗалыклары 15,1 тонна сөт озаткан.
Тулаем алганда, Татарстанда сөтнең тулай савымы 3136,3 тоннага җиткән, бу узган елның шул чорына карата 113 процент тәшкил итә. Һәр сыердан 12,3 килограмм (узган ел – 10,9 килограмм) сөт савып алынган.
Әлеге уңайдан Әлки районы терлекчеләре әйдәп бара, алар 199 тонна сөт җитештергән. Балтач районында бу күрсәткеч – 146,6, Арча районында – 137,9, Яшел Үзән районында – 126, Кукмара районында 125,8 тоннага тигез.
Тәтеш, Лениногорск, Азнакай һәм Спас районнары терлекчеләре алдында сөт җитештерү күләмен арттыру бурычы тора. Әлеге районнарда һәр сыердан тәүлегенә уртача 8,5–9,8 килограмм сөт савып алалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2