news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси архив булдыру буенча мобиль кушымта эшләячәк

“Безнең гаилә” проекты һәр гаиләгә электрон төрдә үз тарихын җыю һәм саклау мөмкинлеген бирә.

Татарстанда шәхси архив булдыру буенча мобиль кушымта эшләячәк
Александр Эшкинин

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). 2018 елда Татарстанда Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдиме белән “Безнең гаилә” проекты эшли башлый. Татарстандагы һәр гаилә Дәүләт архивы белгечләре һәм мобиль кушымта ярдәмендә үз шәҗәрәсен төзи һәм шәхси архив булдыра алачак.

“Безнең гаилә” проекты – гаилә тарихын өйрәнү буенча мастер-класс ул. Проектны Татарстан дәүләт архивы ЗАГС идарәсе карамагындагы психологик ярдәм үзәге белән берлектә үткәрергә планлаштыра.

“Проектның максаты – гаилә тарихын өйрәнү һәм үз шәҗәрәсен төзү аркылы гаиләдә мөгамәләләрне торгызу, ныгыту. Проектта катнашучылар генеалогия сораулары буенча эшләүче бүлек һәм психологлар җитәкчелегендә гаилә тарихларын белә, өйрәнә алачак”, - дип сөйләде Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Проект өч этапка бүленгән. Беренчесендә архив хезмәткәрләре гаилә әгъзалары белән сөйләшә, мәгълүматлар ала. Аннан алар метрика китапларын һәм генеалогия буенча башка кирәкле документ материалларын өйрәнергә булыша. Соңгы этапта тупланган мәгълүматлардан шәҗәрә дизайн-проекты булдырыла.

Проектка өстәмә итеп “Ныклы гаилә” мобиль кушымтасы булдырыла. Анда гаиләнең барлык мөһим вакыйгалары – туучылардан алып фани дөньяга күчүчеләрне, башка мөһим вакыйгаларны фотографияләр, текстлар һәм видеоязмалар белән кертеп, тупланып бара. Нәтиҗәдә, аудио-, видео- һәм текстлы материаллар белән электрон архив барлыкка килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100