news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шәфкать туташларын котлаячаклар

Иртәгә Казанда “Шәфкать туташлары – сәламәтлек саклауның мөһим ресурсы” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узачак

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 25 май көнне, Казанның Югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү Үзәгендә “Шәфкать туташлары – сәламәтлек саклауның мөһим ресурсы” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та катнашыр дип көтелә. Чара Бөтендөнья шәфкать туташлары көненә багышлана.
Котлау сүзе белән Татарстан шәфкать туташлары Ассоциациясе президенты, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең баш табибы Аида Сафина чыгыш ясаячак. Конференциядә сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре катнашыр дип көтелә. Форум соңында шәфкать туташларын ТР Шәфкать туташлары Ассоциациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы да оештырылачак. Бу турыда Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot