Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сезон башыннан бирле беренче тапкыр талпан боррелиозы очраклары ачыкланган
Татарстанда сезон башланганнан бирле беренче тапкыр талпан боррелиозы очраклары ачыкланган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпан кадалган 3249 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 707се — балалар. Иң еш очраклар Казанда теркәлгән (986 очрак). Аннан соң Чаллы (319 очрак) һәм Әлмәт районы (259 мөрәҗәгать).
Моннан тыш, республикада талпан боррелиозының өч һәм талпан энцефалитының ике очрагы теркәлгән — пациентларга Чиләбе өлкәсендә һәм Новосибирскида ял иткәндә талпан кадалган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз