news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сентябрьнең беренче көннәрендә +28 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда сентябрьнең беренче көннәрендә +28 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Якын көннәрдә республикада алмашынучан болытлы һава саклана, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Алынган мәгълүматларга караганда, пәнҗешәмбе көнне, 3 сентябрьдә, төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, көндез 13 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура +10..+15 градус, көндез һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак.

Җомга көнне, 4 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатышка күчеп, секундына 4-9 метр тәшкил итә, көндез аның тизлеге 13 метрга кадәр җитә. Төнлә +10..+15, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда 1-10 сентябрьдә уртача һава температурасы климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә (ТР буенча норма +14,3 градус, Казан буенча +14,8 градус).

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу атнада Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысында Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot