Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сентябрьдә узарга тиешле сайлау көне буенча карар соңрак кабул ителәчәк
Россия Үзәк сайлау комиссиясе апрельдән июньгә кадәр узарга тиешле сайлау кампанияләрен кичектерде.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда сентябрьгә планлаштырылган Татарстан Президентын сайлау, муниципаль сайлаулар һәм республика Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар көне әлегә күчерелмәячәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
Бүген Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе 5 апрельдән 21 июньгә кадәр узарга тиешле 94 сайлау кампаниясен күчерергә карар кылды. Бу Covid-19 яңа коронавирус таралу куркынычын булдырмау өчен эшләнде.
Татарстанда сентябрьгә планлаштырылган сайлауларны күчермәячәкләр, чөнки алар әле билгеләнмәгән дә, дип ачыклык кертте республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.
«Россия Үзәк сайлау комиссиясе карарында башка төбәкләрдә апрельдән июньгә кадәр билгеләнгән өстәмә сайлауларны күчерү каралган. Сайлауларны күчерү карары Бердәм тавыш бирү көненә һәм сентябрьдә Татарстанда узарга тиешле сайлауларга кагылмый», — диде Андрей Кондратьев.
«Бу сайлаулар буенча карарлар санитар-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, соңрак кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз