Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сентябрьдән башлап ковид белән авыручылар атна саен 10 процентка арта
Бу Татарстанда коронавирусның Һиндстан штаммы киң таралуына бәйле.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сентябрьдән башлап, коронавирус белән авыручылар саны атна саен 10 процентка арта.
Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.
«Республикадагы эпидемиология вазгыяте киеренке. Әгәр августта авыручылар саны югары, әмма тотрыксыз булса, сентябрь исә, аенда авыру очраклары атна саен 10 процентка артып бара», — диде ул.
«Без сентябрьдә ковид белән авыручыларның сезонлы артуын көттек, әмма шуңа да игътибар итәргә кирәк, 2020 елның сентябрендә 721 кеше авырган. Ә 2021 елда без бу санның ике тапкыр артуын күзәтәбез (1595 кеше, 2,2 тапкырга арткан — редакция искәрмәсе)», — диде ведомство җитәкчесе урынбасары.
Марина Трофимова сүзләренчә, мондый аерма Татарстанда коронавирусның Һиндстан штаммы киң таралуына бәйле, британ штаммына караганда аның йогышлылыгы 2,5 тапкырга зуррак, бу исә инфекция таралуны тизләтә.
Алдарак «Татар-информ» вакцинациянең җитәрлек булмавы республикада авыру очракларын киметергә мөмкинлек бирми, дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз