news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сентябрь җылы булачак

Республикада август өчен гадәти булган җылы һава торышы сакланачак.

Татарстанда сентябрь җылы булачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә.

Республикада бу җәй өчен гадәти булган җылы һава торышы сакланачак. Температура нормадан 4 градуска югары күтәреләчәк һәм 18 — 20 градус җылы тәшкил итәчәк, дип сөйләде эксперт.

Переведенцев сүзләренчә, августта температура нормадан 3 градуска югары булган иде. Алга таба да бу тенденция сакланачак. «Эш шунда ки, хәзер без антициклон йогынтысында, салкыннар килер урын юк. Хәзер Россиянең Европа территориясендә эссе һава шартлары хакимлек итә», — дип сөйләде эксперт.

Переведенцев сүзләренчә, Казанның көнбатыш районнарында коры һава торышы булуы ихтимал.

Моннан тыш, эксперт 2018 ел дөньякүләм күзәтүләрнең 160 еллык тарихында иң җылы ел исеменә дәгъва итә, дип билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot