news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сентябрь ае нормадан бер градуска, ә аның башы өч градуска җылырак була

Татарстанда көзнең беренче аенда уртача температура климатик нормадан бер градуска, ә аның башында өч градуска югарырак була. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.

Сентябрьдә климатик норма республикада +11,9 градус, ә Казанда +12,3 градус тәшкил итә. Шулай итеп, уртача температура + 12,9 һәм +13,3 градус булачак.

Шул ук вакытта сентябрьнең беренче декадасында климат нормасы Татарстанда +14,3 градус, ә төбәк башкаласында +14,8 градус тәшкил итә. Димәк, ай башында уртача температура 17,3 һәм 17,8 градус була.

Айлык явым-төшем күләме климат нормасына якын булырга тиеш. Бу Татарстанда 48 миллиметр һәм Казанда 50 миллиметр.

news_right_1
news_right_2
news_bot