Татарстанда сентябрь ике матур чоры белән шатландырды
Яңгырсыз җылы һава шартлары атна ахырына кадәр дәвам итәчәк
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда сентябрь матур көннәре белән шатландырды. Республикада яңгырсыз җылы һава шартлары атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина белдерде.
Аның сүзләренә караганда, быел ике җылы һәм коры чор булды. Беренчесе 8-13сентябрьдә, ул вакытта температура 21-23 градуска кадәр күтәрелде.
Икенчесе 19 сентябрьдә башланды һәм 27 сентябрьдә тәмамланачак. Бу чорда иң югары температура 20-23 градуска кадәр җитте.
И.Трущина билгеләп үткәнчә, һәр елны да мондый матур көннәр булмый. Кайбер елларда әбиләр чуагы республиканы урап уза. Киресенчә дә булырга мөмкин, җылы чорлар бер-бер артлы да килә, алар 3 яки 4 тә булырга мөмкин.
Бүген төнлә 5-10 градус җылы булачак. Иртәгә көндез 16-21 градус җылы булуы көтелә.
Якшәмбе төнлә явым-төшем көтелми, температура 5-10 градус җылы булачак, ә көнчыгыш районнарда – 1-4 градус. Көндез яңгыр яварга, 12-17 градус җылы булырга мөмкин, республиканың көнчыгышында – 20 градуска кадәр. Шуның белән әбиләр чуагы тәмамланачак.
Киләсе атнадан башлап яңгырлар һәм һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә.