news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда, сентябрь башы белән чагыштырганда, савым күләме 204,4 тоннага кимегән

Узган тәүлектә барлыгы 2944,5 тонна сөт савып алынган

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда, сентябрь башы белән чагыштырганда, савым күләме 204,4 тоннага кимегән. Узган тәүлектә барлыгы 2944,5 тонна сөт савып алынган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Алдагы тәүлек белән чагыштырганда, савым күләме 6,6 тоннага кимегән. Шул ук вакытта 2013 елның әлеге чорына караганда сөт җитештерүдә артым 203,6 тоннага җиткән. 

Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Кукмара, Актаныш, Кайбыч, Буа районнары терлекчеләре бу өлкәдә иң алдынгылары, анда 60 тан 149,8 тоннага кадәр сөт савып алынган.

Лениногорск, Баулы, Кама Тамагы, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Балык Бистәсе, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән һәм Спас районнарында сөт җитештерүгә бәйле вәзгыятьне тотрыклыландыра алмыйлар, анда узган тәүлектә 28,2 дән 54,5 тоннага кадәр сөт савылган.      

news_right_1
news_right_2
news_bot