news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сентябрь аенда нефть чыгару күләме арткан

ТР нефть компанияләре бер айда 2684,707 мең тонна нефть чыгарган, бу 2008 елның сентябренә караганда ике процентка артык

(Казан, 7 октябрь, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанның нефть компанияләре агымдагы елның сентябрь аенда 2684,707 мең тонна нефть чыгарган. Бу 2008 елның сентябренә караганда ике процентка артык. Агымдагы елның 9 аенда 24301,349 мең тонна нефть табылган.
Шул исәптән “Татнефть” ААҖ сентябрь аенда 2131,408 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның сентябренә карата – 102,1, планга карата 101,8 процент тәшкил итә. 22060,12 мең тонна нефть тапшырылган, шуның 23,2 мең тоннасы – планнан тыш. “Татнефть” 9 айда 19328,875 мең тонна нефть чыгарган, шуның 1,7 проценты – планнан тыш. 19217,6 мең тонна нефть тапшырылган, шуның 697,33 мең тоннасы – планнан тыш.
2009 елның 9 аенда “ТНГ–Ленбурнефть” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшен исәпкә алып, 436 мең метр (узган елның шул чорында – 617 мең метр) җир борауланган. Шуның 358 мең метры (380 мең) – “Татнефть” ААҖ өчен. Шул исәптән эксплуатация максатыннан – 338 мең, разведка ясау максатыннан 20 мең метр җир борауланган; “Татнефть” ААҖнең бүлендек предприятиеләре өчен – 29 мең метр (эксплуатация максатыннан – 6, разведка ясау максатыннан – 23 мең метр); уртак предприятиеләр һәм бәйсез нефть компанияләре өчен – 49 мең метр (43 һәм 6 мең метр).
Заказчыларга 282 скважина (узган елның шул чорында – 391) төзеп тапшырылган: “Татнефть” ААҖ өчен – 228, шул исәптән эксплуатация максатыннан – 209, разведка ясау максатыннан – 19; бүлендек предприятиеләр өчен – 14 (6 һәм 8); уртак предприятиеләр һәм бәйсез нефть компанияләре өчен 40 (32 һәм 8) скважина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100