news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сеңлесен таш белән сугып үтергән өлкән яшьтәге хатын-кызны кулга алганнар

Татарстанның Кукмара районында сеңлесен үтерүдә шикләнелүче өлкән яшьтәге хатын-кызны кулга алганнар.

8 ноябрьдә Кукмара районындагы авылларның берсендә башы җәрәхәтләнгән 64 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Җинаять кылуда хатын-кызның 70 яшьлек апасы шикләнелә, аны кулга алганнар.

Ачыкланганча, хатын-кыз ачуланышкан вакытта сеңлесенең башына таш белән берничә тапкыр суккан һәм өенә кайтып киткән. Ике көннән соң зыян күргән хатын-кызның мәетен туганы тапкан.

Булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү эшләре алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot