news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә

Бүген көндез 12 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бүген көндез Татарстан территориясендә урыны белән көньяктан секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Моннан тыш, бүген 12 градуска кадәр җылылык көтелә, дип фаразлады КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев.

«31 март һәм 1 апрельдә температураның кыска вакытлы түбәнәюе көтелә», — дип билгеләп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot