news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шефлыгындагы Лисичанскида Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр

Лисичанскида Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тантаналар Татарстан ярдәме белән торгызылган балалар сәнгать мәктәбендә узды.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков һәм Лисичанск шәһәре администрациясе вәкилләре катнашты. Кунаклар өчен мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең сәнгать эшләре күргәзмәсе, документаль фильм күрсәтү һәм бәйрәм концерты оештырылды.

Ринат Садыйков яңартылган бинаны карады, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук Лисичанскида яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.

«Бу бәйрәмдә катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә, барысын да Россия Федерациясе халыклары өчен символик көн белән котлыйсым килә. Россия – күпмилләтле ил, һәм аның тарихы дәвамында, синең кем булуыңның (рус, татар, башкорт) мөһим түгеллеген ишетеп кенә белмибез,. Төрле милләт вәкилләре гомер-гомергә кыюлык һәм батырлык күрсәткәннәр. Без һәрвакыт алар - безнең зур, бердәм һәм күпмилләтле Россия вәкилләре белән горурланабыз», - диде Ринат Садыйков.

«Сезне нәкъ менә монда, Донбасста, Луганск өлкәсендә котлау аеруча күңелле, монда туган җирләрен данлаучы бик күп лаеклы кешеләр яши», - дип өстәде ул.

Ул шәһәрдә яшәүче һәр кешегә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot