news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Себер карагае һәм Европа чыршысы клоннарын үрчетәчәкләр

Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләре урманнарда югары сыйфатлы, сәламәт агачларны эзли.

Татарстанда Себер карагае һәм Европа чыршысы клоннарын үрчетәчәкләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләре республика урманнарында үскән югары сыйфатлы Себер карагае һәм Европа чыршысы агачларын ачыклау белән шөгыльләнә башлады, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Максат – башка үз ишләреннән ныклыгы белән аерылып торган сәламәт агачларның клоннарын үрчетү.

"Әлегә Саба районы урманчылыгындагы агачларны тикшерәбез, аннан соң башка урманчылыкларга да барачакбыз. Югары сыйфатлы агачларны күрсәк, in vitro ысулы белән пробиркада аларның клоннарын үрчетәчәкбез", - ди үзәкнең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе мөдире урынбасары Наил Ханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100