news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сазлыкта һәм болында яшәүче кошларга ау сезоны ачыла

Ул быелның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 25 июльдән этләр һәм ау кошлары ярдәмендә сазлыкта һәм болында яшәүче кошларга ау сезоны ачыла.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Ау кагыйдәләре нигезендә, сазлыкта һәм болында яшәүче кошлар арасында урман үрдәге, чуллык, вак шөлди, корыхтан, тәкәрлек, тулес, хрустан, зур шөлди, шөлди, саз шөлдие, камнешарка, тартарны атап үтәргә мөмкин. Тиешле белешмәсе булган ау этләренә ретривер, спаниель һәм легавый токымлы этләр керә.

Шунысын да искәртик: шөлди, зур шөлди, зур саз шөлдие, урман күгәрчене - Татарстан Республикасының Кызыл китабына, хрустан һәм зур шөлди Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аларны аулау тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100