news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлауларны йөздән артык журналист яктыртачак

Сайлауларны яктырту өчен Татарстанның һәм федераль мәгълүмат чараларының 151 журналисты аккредитация узган.

Татарстанда сайлауларны йөздән артык журналист яктыртачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Бердәм сайлау көнендә Дәүләт Советына сайлауларны йөздән артык журналист яктыртачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең бердәм мәгълүмат үзәгендә билгеле булды.

Сайлауларны яктырту өчен 151 журналист аккредитация узган. Алар арасында Татарстанның барлык мәгълүмат чаралары гына түгел, ә федераль мәгълүмат чаралары да бар.

  • Бүген Татарстанда һәм Россиядә бердәм сайлау көне уза. Республика халкы төбәкнең иң югары закон чыгару органына депутатларны сайлаяак. Шулай ук бүген Татарстандагы Җирле үзидарә советларына да депутат сайлау күздә тотыла. Дәүләт Советына сайлауларга барлыгы 430 кандидат теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100