news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлауларда күзәтүчеләр арасында кызлар күбрәк

Әгәр 2011 һәм 2018 елларны чыгыштырсак, сайлауларда күзәтүче булырга кызлар активрак омтыла, дип билгеләп үтте Гыйрфанов.

Татарстанда сайлауларда күзәтүчеләр арасында кызлар күбрәк
Султан Исхаков

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Россия Президенты сайлауларында 25-35 яшьлек яшьләр күзәтүче булу теләген белдерә. Гариза язучыларның күбесе кызлар. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә “Гадел сайлаулар өчен” Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты рәисе Илнар Гыйрфанов хәбәр итте.

Әгәр 2011 һәм 2018 елларны чыгыштырсак, сайлауларда күзәтүче булырга кызлар активрак омтыла, дип билгеләп үтте Гыйрфанов.

“Күзәтүче кызлар үз эшләренә бик игътибарлы. Алар вак-төяккә дә игътибар итәләр. Егетләр гомуми искәрмәләрне генә күрергә мөмкин, ә кызлар барысын да закон буенча карый, формалистикага кадәр игътибар итәләр”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100