news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлауга килгән җиде меңнән артык кешене күңелле сюрприз көтә

Беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә почта аша чакыру җибәрелгән.

Татарстанда сайлауга килгән җиде меңнән артык кешене күңелле сюрприз көтә
Михаил Захаров

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстаннан җиде меңнән артык сайлаучыга ТР Президентын сайлауда бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында сайлау участогына сәфәр вакытында хәбәр итте.

«Бу юлы 7404 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Без аларга почта аша чакыру җибәрдек һәм зур булмаган сувенирлар әзерләдек. Бу көннәрдә 303 сайлаучының туган көннәре булачак, алар өчен дә без аерым сувенирлар әзерләдек», — диде Кондратьев.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында сайлау участогында Россиядәге Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова булуын хәбәр иткән иде. Ул объектның булачак сайлауларга әзерлегенә бәя бирде һәм бу сайлау участогына бернинди кисәтүләр булмавын әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot