Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сайлауда халыкара күзәтүчеләр эшләячәк
Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан, Белоруссия һәм Россия Парламент җыеныннан җәмәгать күзәтүчеләре аккредитация узган.
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауда халыкара күзәтүчеләр эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.
“Сайлауда эшләү өчен, Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан күзәтүчеләр, Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре, Белоруссия һәм Россия Парламент җыены вәкилләре аккредитацияләнгән. Алар бүген кич сайлау кампаниясе барышы турында бәяләрен, фикерләрен җиткерәчәк”, - диде ул.
Анатолий Фомин мәгълүмати-эксперт үзәгенең эш тәртибе, мәгълүматның ничек җиткерелүе, нинди ММЧлар хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Ул сайлауда барлыгы 3 меңгә якын күзәтүче эшләячәген әйтте. “Җәмәгать күзәтүчеләре сайлау процессын контрольдә тотарга хокуклы. Сайлау вакытында иҗтимагый контроль киңәйтеләчәк. Татарстанның Иҗтимагый палатасы сайлау участокларына үз күзәтүчеләрен билгеләү хокукына ия”, - диде Фомин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз