news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлауда бушлай басма мәйданны бүлү жирәбәсе кайчан үтәсе билгеле

2019 елның 28 августыннан да соңга калмыйча сайлауда катнашучы партияләр сайлау алды программаларын бастырырга мәҗбүр.

Татарстанда сайлауда бушлай басма мәйданны бүлү жирәбәсе кайчан үтәсе билгеле
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашачак кандидатлар һәм сәяси партияләр арасында бушлай мәгълүмат бастыру мәйданчыгын бүлү вакыты билгеле. Газета редакцияләрендә жирәбә мөстәкыйль рәвештә 2019 елның 8 августыннан да соңга калмыйча үткәрелергә тиеш. Бу хакта партияләрнең төбәк бүлекләре белән очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

Ул шулай ук 2019 елның 28 августыннан, ягъни сайлауга кадәр ун көн алдан, шуннан соңга калмыйча, сайлауда катнашучы партияләр сайлау алды программаларын бастырырга мәҗбүр булганын искәртте. Моны алар я бушлай, я түләүле бастыру мәйданы кысаларында башкарырга тиеш.

“Сайлауларның ачык, үтә күренмәле булуын җәмәгатьчелек контроле билгели. Безнең якынча фаразлар буенча, Дәүләт Советына сайлауларда кандидатлар, сәяси партияләрдән, Иҗтимагый палатадан күзәтүчеләрнең саны бик күп булачак. Бер сайлау участогына 25ләп күзәтүче туры килергә мөмкин”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

“Шулай ук, массакүләм мәгълүмат чаралары да күп булыр дип уйлыйбыз. Үзәк сайлау территориаль комиссияләр ягыннан аларга эш өчен шартлар тудырылачак”, - дип әйтте Шаһиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100