Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сайлаучыларның 50 проценты Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргән
Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда якынча 1,5 млн кеше Россия Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
«Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 29 июньгә сайлау участокларында 1 млн 487 мең 200 граждан тавыш биргән, бу 50,59 процент дигән сүз», — диде Андрей Кондратьев.
Республикада барлыгы 2,9 млн кеше тавыш бирү хокукына ия, диде спикер.
Искәртеп үтик, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча ил күләмендә тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз