news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлаучыларның 1,14 проценты алдан сайлау мөмкинлегеннән файдаланырга өлгергән

Бар да закон кысаларында эшләнелә, ди ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда барлыгы 2 млн. 933 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. ТР Дәүләт Советына сайлауда быел алдан тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды һәм әлеге кампания 3 сентябрь көнне башланып китте. Шул вакыт эчендә сайлаучыларның барлыгы 1,14 процент  алдан сайлау мөмкинлегеннән файдаланган.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Халык җыеннары” нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Алдан сайлау мөмкинлеге булдыру сайлауларга битараф булмыйча да, сайлау көнне сайлау участокларына бара алмаган кешеләр өчен менә дигән мөмкинлек, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. - Без бернинди дә законны бозмыйбыз, фәкать канун нигезендә генә эш итәбез. Быелгы сайлауларга алдагыларына караганда күбрәк сайлаучы килер дип ышанасы килә. Сайлаучыларга хәзер сайлау мөмкинлеге артты, партияләр, депутатлыкка кандидатлар күп, һәм сәяси партияләр дә үз сайлаучыларын сайлау участокларына җәлеп итү өчен бик күп эшләр башкара, тырыша”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100