Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сайлаучылар яшәү урыны буенча тавыш бирә алачак - комитет рәисе
Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, төбәкләргә тавыш бирү процедурасын мөстәкыйль билгеләү хокукы бирелгән.
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Сайлау кодексына үзгәрешләр кертте. Әлеге үзгәрешләр фактик яшәү урыны буенча сайлау процедурасын үзгәртүгә юнәлдерелгән. Алар ТР Президентын һәм Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда теркәлү урыны буенча исемлектән төшерү таныклыгыннан башка да тавыш бирү хокукын күздә тота.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектының узган утырышта икенче укылышта кабул ителгәнен искәртте. Билгеле булганча, быел 18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаганда да, яшәү урыны буенча тавыш бирү мөмкинлеге бирелгән иде. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, төбәкләргә тавыш бирү процедурасын мөстәкыйль билгеләү хокукы бирелгән. Яшәү урыны буенчамы, әллә теркәлү урыныннан исемлектән төшерү таныклыгы белән генә тавыш бирүме, вакытыннан алда тавыш бирү – субъект моны үзе хәл итә ала.
Депутатлар, шулай ук, сайлау вакытында ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан күзәтүче билгеләнүе турында төзәтмәне хуплады. “ТР Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты тулаем кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз