Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сайлау участокларында коронавируска каршы вакцина ясатып була
Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә сайлау участокларында меңгә якын кеше ковидтан вакцина ясаткан.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко республика участокларында алты меңгә якын кеше грипптан һәм бер меңгә якын кеше коронавируска каршы вакцина ясатканын әйтте.
«Барлыгы 724 сайлау участогында вакцина ясату ноктасы эшли. Вакцина ясату нокталарын участок әгъзаларыннан сорарга мөмкин», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Ропотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина вакцина ясату өчен шартлары булган сайлау участокларында гына вакцинация ясатып булуын әйтте.
«Мәсәлән, мәктәпләрне атый алабыз. Әгәр дә анда медицина кабинетлары бар һәм анда вакцинация уздырылган булган икән, шул урында вакцина ясатырга мөмкин. Бу халык өчен бик уңайлы, монда озын-озын чиратлар да юк, барлык мөмкинлекләр тудырылган», — диде ул.
Марина Патяшина бүген узачак мәдәни чараларда да ковидтан саклану чараларын үтәргә киңәш итте.
«Мәдәни чара урамда яки бина эчендә узуына карамастан, битлекләрне кияргә кирәк. Шулай ук кулларга антисептик сөртү зарур. Ковидтан вакцина ясатмаучыларга, ковид белән авырганнан соң алты айдан күбрәк вакыт үткән кешеләргә аеруча саклану мөһим», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз