news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде

“Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде
Рамиль Гали

(Казан, 8 сентябрь,“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда барлык сайлау участоклары да ябылды. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау участокларының 20:00 сәгатьтә ябылуын билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта тавышларны санау башлана. Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - дип сөйләде ул.

“Татарстанда кичке 18:00 сәгатьтә 1 708 563 кеше тавыш биргән, ул 58,1 процент тәшкил итә. Сайлау алды кампаниясе республикабызда яхшы оештырылды, барысы да тыныч үтте. Сез үзегез дә бу процессның катнашучылары идегез”, - дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга.

“Моңа карамастан, социаль челтәрләрдә фейк хәбәрләр таралды, аларның барысы да җентекләп тикшерелеп бара, аларга хокукый бәя бирелә. Кызганыч, кайбер сәяси партияләр һәм берләшмәләр фактларга түгел, ә эмоцияләргә бирелә”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100