news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлау исемлегенә кертү турында гаризаны үзең булган урыннан бирергә мөмкин

Гаризалар 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр кабул ителә.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан халкы үзләре булган урында сайлау исемлегенә кертү турындагы гаризаны Россия дәүләт хезмәтләре порталы аша31 гыйнвардан 12 мартка кадәр бирә ала. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта бүген шул хакта хәбәр итте.

“18 мартта илдә Россия Президентына сайлаулар уза. Бу көнне, республикада яшәүчеләрнең бөтенесе дә үз шәһәрендә яки төбәгендә булмаска мөмкин. Әгәр дә гражданин бу көнне яшәү урыны буенча өендә булмаса, аңа күпфункцияле үзәктә яисә Россия дәүләт хезмәтләре порталында ул сайлау көнне булачак адрес буенча сайлау исемелегенә кертү турында гариза бирергә кирәк”, – дип билгеләп үтте спикер.

Россия дәүләт хезмәтләре порталына гариза тапшыру өчен исәп язуын файдаланырга кирәк булачак. Россия дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә алу өчен бердәм идентификация һәм аутентификация системасын (ЕСИА) – универсаль парольне кулланырга мөмкин. “Шәхси кабинет”ны теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot