news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлау өчен әзерләнгән бюллетеньнәр кулланылышы турында мәгълүмат билгеле

Бу мәсьәлә буенча карар проекты кабул ителде.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентын сайлау өчен әзерләнгән бюллетеньнәр кулланылышы турында мәгълүмат җиткерелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 22 нче утырышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хисап тотты.

“Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 2 млн 937 мең 341 бюллетень алынды. Территориаль сайлау комиссияләренә 2 млн 937 мең 341 бюллетень тапшырылды. Территориаль комиссияләр участок сайлау комиссияләренә бюллетеньнәрне тапшырганда, аларны берәмтекләп санаганнар. 57 бюллетень җитми калган. Артыклары булмаган. Территориаль сайлау комиссияләр тарафыннан 2 млн 937 мең 284 бюллетень алынган, резервта сакланган, әмма кулланылмаган 330 мең 86 бюллетень юкка чыгарылган. Участок сайлау комиссияләренә 2 млн 607 мең 198 бюллетень тапшырылган. Участок сайлау комиссияләре тарафыннан мөстәкыйль төстә бер бюллетень да әзерләнмәгән. Сайлаучыларга 2 млн 260 мең 309 бюллетень бирелгән, шул исәптән 171 мең 680 электрон бюллетень. Участок сайлау комиссияләре тарафыннан 542 мең 680 бюллетен гамәлдән чыгарылган, берсе дә югалтылмаган, участок сайлау комиссияләре тарафынннан бер артык бюллетень да теркәлмәгән”, - диде ҮСК секретаре.

Надежда Борисова Татарстан Республикасында Россия Президентын сайлау өчен бюллетеньнар кулланылышы турында карар проектын хуплауны сорады. Документ кабул ителде.

Үзәк сайлау комиссииясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов, ҮСК дән тыш, Татарстанда 65 территориаль, 2817 участок сайлау комиссиясе эшләгәнен искәртте. Сайлаучыларның активлыгы югары булганын билгеләп узды. “Без барлык кешенең дә конструктив эшкә юнәлеш тотуын күрдек. Барлык күзәтүчеләргә эш өчен тиешле шартлар тудырылды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр үткәрелде, аңлатма бирелде”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100