news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлау буенча яңа кагыйдәләр расланды

Сайлаучыларга үзләре булган урында тавыш бирү рөхсәт ителә.

Татарстанда сайлау буенча яңа кагыйдәләр расланды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлау уздыру буенча яңа кагыйдәләр кертелде. ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шул хакта закон проекты кабул ителде.

Федераль закон буенча Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда, исемлектән төшерү таныклыгы буенча тавыш бирү бетерелгән. Сайлаучыларга үзләре кайда булса, шунда тавыш бирү рөхсәт ителә. Шушы ук кагыйдә хәзер ТР Сайлау кодексына да кертелде. Ул барлык төр сайлау кампанияләре өчен гамәлдә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, республиканың Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү федераль законга тәңгәлләштерү максатыннан эшләнә. Ул закон проектының беренче укылышта сентябрьдә кабул ителгәнен искәртте.

2018 елның 18 мартында узган РФ Президентын сайлауда да үзең булган урында тавыш бирү мөмкинлеге бирелгән иде. 2019 елда ТР Дәүләт Советы депутатларын, 2020 елда Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль сайлаулар көтелә. 2021 елда исә, Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак.

Моннан тыш, закон проекты буенча, сайлау кампаниясе, референдум чорында сайлау комиссияләренә бүлеп бирелгән Татарстан бюджеты, җирле бюджет акчасын куллану тәртибе тәгаенләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot