news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлап алынган банкларның унысы гына төзелеш оешмалары белән эшли

Республика территориясендә 22 төзелеш оешмасы яңа эш системасына күчте, шуларның унтугызы банкларда проектлы финанслау алды.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2019 елның 1 июленнән проектлы финанслауга күчү сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте регионда эшләүче төзелеш оешмаларының һәм вәкаләтле банкларның үзара хезмәттәшлеген оештыру буенча эш алып бара. Әмма бүген сайлап алуны узган 18 банкның унысы гына төзелеш оешмалары белән эшли. Бу хакта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Без республикада торак төзелешен финанслауның яңа системасына күчәбез. Быел социаль ипотека буенча якынча 432 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Күпфатирлы торак коммерцияле төзелеш оешмалары тарафыннан өлешчеләр акчаларын җәлеп итеп кертелә. Быел барлык яңа төзелеш махсус эскроу-счетлар ачу аша банк финанславын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла башлый”, - диде министр.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 87 төзелеш оешмасы эшли, алар тарафыннан гомуми мәйданы 3,5 млн квадрат метр булган 222 күпфатирлы йорт төзелә, алар буенча өлешле төзелештә катнашу буенча 18 мең 761 килешү төзелгән. Торак төзелеше проектлары һәм төзелеш оешмалары ике төркемгә бүленгән.

“Беренче төркемгә РФ Хөкүмәтенең 480 нче номерлы карары нигезендә иске кагыйдәләр буенча төзергә мөмкин булган предприятиеләр керә. Шундый төзелеш оешмалары 79, алар тарафыннан 173 объект төзелә. Барлык яңа объектлар да банктан финанслау юлы белән төзеләчәк”, - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин.

Икенче төркемгә 22 төзелеш оешмасы кертелгән, алар тарафыннан гомуми мәйданы 807,5 мең квадрат метр булган 49 объект төзелә. Бүгенге көндә шуларның унтугызы проектлы финанслау алган. “Республикада 18 банк әлеге эш төрен башкару хокукын алды, әмма чынлыкта төзелеш оешмалары белән ун банк эшли. Бу – агымдагы хәл”, - диде.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, әлегә 19 төзелеш оешмасы проектлы финанслау алган. “Банклар безнең министрлык һәм муниципаль берәмлекләр алдында хисап тота”, - диде. Ирек Фәйзуллин ассызыклап үткәнчә, торак төзелешен финанслауның мондый системасы фатир сатып алучыларны төзелеш оешмалары ягыннан алдаудан саклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100