news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү күләмен 110 миллион сумга арттыралар

Быел Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләргә республика бюджетыннан 110 миллион сумга күбрәк акча бүлеп биреләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров белдерде. Министр бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.

«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр – мөһим маддә. Былтыр 426 миллион сум акча юнәлдерелгән, быел ярдәм 110 миллион сумга артачак һәм 536 миллион сум тәшкил итәчәк», – дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Хуҗалыкларга субсидияләр сыерлар һәм кәҗәләр, өч яшьтән зуррак бияләр асрауга, шулай ук товарлык һәм нәсел баш санын арттыруга таналар сатып алуга бирелә ала. Моннан тыш, мини-фермалар төзелешенә субсидияләр күләме артачак – 80 миллион сумнан 100 миллион сумга кадәр. Яшь кош-корт сатып алуга субсидия бирү кабат кертелә. Бу максатларга төбәк бюджетыннан 70 миллион каралган.

Җәббаров билгеләп үткәнчә, быел шулай ук хуҗалык итүнең кече формаларына федераль финанслау белән 575,6 миллион сум күләмендә ярдәм итү каралган. Бу узган ел белән чагыштырганда 349,5 миллион сумга кимрәк.

Министр аңлатканча, стимуллаштыра торган субсидияләр кимү яңа исәпләү методикасы белән бәйле, ул хәзер крестьян-фермер хуҗалыгы җитештергән продукциянең факттагы күләмен үз эченә ала. Моңа кадәр планлы эш урыннары булдыру һәм грант алучылар саны күздә тотылган. «Шул ук вакытта компенсацияләү субсидиясе лимитлары 142 миллион сумга арттырылган», – дип белдерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100