news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар сыер, кәҗә асрау өчен субсидиягә гариза бирә ала

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга, товар һәм нәселле таналар сатып алуга һәм сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә субсидия алу өчен гариза кабул итә.

Ведомство белешмәсе буенча, өстәмә кабул итү 20 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр була.

Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot