news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси хуҗалыкка сыерлар сатып алуга чыгымны өлешчә каплауда ярдәм итәләр

Татарстанда шәхси хуҗалыкка сыерлар сатып алуга чыгымны өлешчә каплауда ярдәм итәләр
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен гаризалар сайлап алу игълан итте. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар товар һәм токымлы таналар сатып алуга 60,0 мең сум һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 70,0 мең сум исәбеннән чыгымнарның бер өлешен каплауга акча ала ала.

Сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә дә түләү бирелә. Түләү 8 һәм аннан күбрәк сыер булган сөт фермасы өчен - 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер булган сөт фермасы өчен 300 мең сум исәбеннән санала, диелә хәбәрдә.

Гаризалар 25 сентябьдән 9 октябрьгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100