news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шәхси торак төзелеше планы арттырып үтәлгән

Татарстанда шәхси торак төзелеше планы арттырып үтәлгән
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстанда шәхси торак йортлар төзелеше планы бер ярым тапкырга арттырып үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә аша киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.

«Шәхси торак төзелешенә килгәндә, бүгенге көндә план 156 процентка үтәлгән. Тапшырылган йортларның гомуми мәйданы 2 миллион 215 мең квадрат метр тәшкил итә», - дип белдерде докладчы.

Гомумән алганда, төбәктә торак төзү буенча еллык программа 18 октябрьгә 91 процентка үтәлгән – төзүчеләр 2 миллион 980 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot