news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-ат зыян күргән

Бүген Югары Ослан районының Шеланга авылында янгын чыккан: ике гаиләгә исәпләнгән шәхси йортка ут капкан. Төзүчеләр урамындагы хәвеф турында хәбәр 15.44 сәгатьтә 101 номерына – янгын сагын чакыру хезмәтенә килгән.

Урынга янгын сүндерүчеләр чыккан, бераздан алар янгынны тулысынча сүндергән. Янгын вакытында 61 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100