Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда шәхси йортларны арендалау бер елда 20 процентка арзанайган
Бер ел эчендә Татарстанда шәхси йортларны арендалау 20,3 процентка арзанайган. Бүгенге көндә республикада коттедж арендага алу аена уртача 54,2 мең сумга төшә, диелә «Мир квартир» порталы аналитикасында.
Аренда ставкалары барыннан да күбрәк Карелиядә (-51,4 процент), Хакасиядә (-48,5 процент), Иваново өлкәсендә (-48,4 процент), Приморье краенда (-47,6 процент) һәм Кемерово өлкәсендә (-46,6 процент) арзанайган.
Мәскәүгә караган территорияләрдә шәхси йортлар 11,5 процентка арзанрак яки аена 106,8 мең сумга бирелә башлаган. Мәскәү өлкәсендә бәя 4,5 процентка арткан, 105,2 меңгә кадәр, ә Санкт-Петербургта йортлар арендасы 17 процентка, аена 80,7 мең сумга кадәр арзанайган.
РФ буенча шәхси йортны арендага алу уртача 47 мең сум тора. Бу 2024 елның октябрендәгегә караганда 18 процентка арзанрак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз