news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси йортлар төзү планы 6 процентка арттырып үтәлгән

Татарстанда шәхси йортлар төзү планы 6 процентка арттырып үтәлгән

Татарстанда шәхси торак йортлар төзү планы 6 процентка арттырып үтәлгән, әзер йортларның гомуми мәйданы 1604000 кв. метр тәшкил итә. Бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Төбәк Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2884000 кв. метр торак тапшырылган, бу еллык планның 93 процентына тигез, дип билгеләп үтте докладчы.

Аерым алганда, коммерция төзүчеләре гомуми мәйданы 1150000 кв. метр булган 143 күпфатирлы йорт тапшырган. Бу планлаштырылганның 80,5 процентын тәшкил итә.

Үз чиратында социаль ипотека программасы буенча 130,4 мең кв. метрлы 35 йорт төзелгән. Бу программа 81 процентка үтәлгән, дип ачыклык кертте Татарстан Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин шәхси торак төзелешенә эскроу механизмын тарату эшен тизләтергә кушты. Шул ук вакытта Казан девелоперы Россиядә беренче булып эскроу схемасы буенча шәхси йортлар төзү мөмкинлеге алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100