news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси йортлар ел башыннан 1,4 процентка кыйммәтләнгән

Татарстанда шәхси йортлар ел башыннан 1,4 процентка кыйммәтләнгән. Бу Россиядә шул ук вакыт аралыгындагы уртача күрсәткечтән (2,2 процент) күпкә азрак. Хәзерге вакытта республикада мондый объектның уртача бәясе 8 567 133 сум тәшкил итә. Бу «Мир квартир» порталы аналитикасыннан билгеле булды.

2025 елның тулы булмаган кварталында шәхси йортларга бәяләр иң ныгы Коми Республикасында (+18,4 процент, 4,8 миллион сумга кадәр), Камчатка краенда (+13,5 процент, 9,5 миллион сумга кадәр), Еврей автономияле өлкәсендә (+12,1 процент, 3,6 миллион сумга кадәр), шулай ук Мордовиядә (+11,4 процент, 3,8 миллион сумга кадәр), Марий Элда (+9,6 процент, 6,3 миллион сумга кадәр), Кострома (+8,4 процент, 5,7 миллионга кадәр), Киров (+8,4 процент, 5 миллионга кадәр), Томск (+6,8 процент, 6,1 миллионга кадәр) өлкәләрендә, Ненец автономияле округында (+6,7 процент, 11,6 миллионга кадәр) һәм Архангельск өлкәсендә (+6,7 процент, 4 миллионга кадәр) арткан.

Кайбер төбәкләрдә исә шул ук вакыт аралыгында шәхси йортлар арзанайган. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә (-4,1 процент, 18,4 миллионга кадәр), Краснодар краенда (-3,9 процент, 11,9 миллионга кадәр), Чукотка автономияле округы (-3 процент, 5,3 миллионга кадәр), Кабарда-Балкариядә (-2,7 процент, 8,2 миллионга кадәр), Ростов өлкәсендә (-2,1 процент, 8,3 миллионга кадәр), Сахалин өлкәсендә (-1,9 процент, 10,6 миллионга кадәр), Кемеровода (-1,5 процент, 4,2 миллионга кадәр), Владимирда (-0,8 процент, 5,7 миллионга кадәр), Калининградта (-0,8 процент, 11,4 миллионга кадәр) һәм Калугада (-0,6%, 7,1 миллионга кадәр).

Мәскәүдә йортлар 2,4 процентка, 30,6 миллион сумга кадәр, ә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә 1,2 процентка, 22,6 миллион һәм 12,6 миллион сумга кадәр кыйммәтләнгән.

«Мир квартир» порталының генераль директоры Павел Луценко әйтүенчә, шәхси йортларга (шәһәр читендәге йортларга да, шәһәр тирәсендәге йортларга да) ихтыяҗ тотрыклы дәрәҗәдә саклана. Мондый объектларга карата кызыксыну ипотека кыйммәт булу сәбәпле кинәт арта алмый.

«Тәкъдимгә килгәндә, ул артты. Өстәвенә, базарда бик күп арзанлы дачалар барлыкка килде. Бу фактор шулай ук бәяләргә нык артырга мөмкинлек бирмәде – күргәнебезчә, бәяләр үсеше башка елларның шул ук чоры белән чагыштырганда инфляциядән күпкә түбәнрәк булды», – дип билгеләде эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100