Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда шәхси инвесторлар саны 1,25 миллионга кадәр арткан
Мәскәү биржасында брокерлык счетлары булган Татарстан инвесторларының саны 2026 елның август азагына 1,25 миллион кеше тәшкил иткән. Күрсәткеч бер айда 7,34 меңгә арткан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Мәскәү биржасының матбугат хезмәтендә.
Августта Мәскәү биржасының фонд базарында республикадан 88,24 мең шәхси инвестор килешүләр төзегән.
Брокерлык счетлары булган физик затлар саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында сигезенче урында. Рейтингта беренче урыннарда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Ростов һәм Свердловск өлкәләре, шулай ук Башкортстан тора.
Мәскәү биржасында Татарстан шәхси инвесторлары ачкан индивидуаль инвестицион счетларның саны 175,35 мең тәшкил иткән.
Август азагына Мәскәү биржасында брокерлык счетлары булган физик затларның саны 42,5 миллион кеше тәшкил иткән. Алар 81,4 миллионнан артык счет ачкан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз