Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк
Моның өчен республика бюджетыннан 391 млн сум бирелгән.
(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ТР Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
Субсидия өчен республика бюджетында 391 млн сум акча каралган.
"Шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары асраган кешеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия быел да тапшырылачак. Субсидия терлекләрнең баш санын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә исемлекләрне авыл җирлекләреннән җыя башлыйбыз", - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, авыл җирендә бер сыер тотучыга – 2 мең, ике сыер асраучыга – 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк мал тотучыга 4 мең сум күләмендә субсидия түләнәчәк. Аны март аенда түлиләр.
Үзенең чыгышында Ришат Хәбипов сөт бәяләре хакында да әйтте. "Ел башында сөт бәяләре 13 сумнан 18 сумга кадәр тирбәлде. Ел ахырына күп районнарда 17-18 сумга җиткән. Узган елның сентябреннән башлап сөткә бәяләр күтәрелә башлады. Продукциянең сыйфатына һәм күләменә бәйле рәвештә 28 сумга да сатучы предприятиеләр бар", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз