news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда савым сыерлары асраучы шәхси хуҗалыкларга 353,9 миллион сум субсидия бирелгән

Субсидия бер баш сыерга – 3000 сум, бер баш савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнелә.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда шәхси хуҗалыкларга савым сыерлары тотуга чыгымнарны каплау өчен 353,9 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, Арча районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар – 18,8 миллион, Чүпрәледә – 16,9 миллион, Кукмарада – 16,6 миллион, Балтач районында – 16,2 миллион, Актанышта 15,2 миллион сум акча алган.

Искәртеп узыйк, субсидия бер баш сыерга – 3000 сум, бер баш савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100