Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәрләре көне гамәлгә куелды
Татарстанда сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәрләре көне бәйрәм ителә башлый. Бәйрәм итү датасы итеп 5 апрель – контракт системасы турында закон кабул ителгән көн билгеләнде. Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советының 22нче утырышында кабул ителде.
«Татарстанда сатып алулар системасының 20 елдан артык үсеш тарихы бар. 2014 елдан башлап республиканың барлык районнарында һәм шәһәр округларында сатып алулар өлкәсендә вәкаләтле органнар, шул исәптән контроль органнары эшли. Бүген бу системага меңләгән профессионал җәлеп ителгән», – дип билгеләп узды парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.
Аның сүзләренчә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында белгечләргә кытлык күзәтелә. Узган ел ахырына аларга гомуми ихтыяҗ 250 кешедән артып киткән.
«Бу һөнәр җәмгыять тормышында күренми. Яшьләр өчен ул абруйлы түгел», – дип искәртте Рәгать Хөсәенов.. Парламентарий әлеге һөнәрнең абруен аны республика дәрәҗәсендә таныту аша күтәрергә кирәк дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз